Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөхтәсибәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе белән бергә “Идел-Урал регионында Ислам мәдәнияте” V халыкара симпозиумында катнашты. Әлеге чара ТР Фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятенең фәнни-тикшеренү үзәге һәм РИУ тарафыннан оештырылды.
Симпозиум дәвамында 8 секция буенча Рәсәй тарихчылары белән беррәттән, чит ил белгечләренең дә докладлары тыңланылды. Татар тарихына кагылышлы төрле: мәдәнияттән алып икътисад һәм хокукка кадәрге мәсьәләләр тикшерелде.




