Бүген 9 июньдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры залында “Милли тормыш һәм дин” татар дин әһелләре форумының пленар утырышы ачылды.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм РФнең 55 төбәгеннән 910 дин әһеле катнашты.
Форумда татар җәмгыятен саклап калу һәм рухи үсеше өчен гасырлар буена формалашкан милли һәм дини традицияләрне дәвам итү зарурлыгы ассызыкланды. Мәчетләр татар халкының мәгърифәтчелеген үстерү өлкәсендә зур урын тотуы һәм бүгенге көндә дин әһелләре тарафыннан моны игътибарга алу кирәклеге билгеләп үтелде. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз үзенең чыгышында: “Халкыбыз тарихында һәрвакытта да үз позицияләрен күрсәтә алырдай бөек шәхесләребез булган. Төпле гыйлем алып, бердәм булып динебез, милләтебезнең киләчәге өчен хезмәт күрсәткәннәр. Халыкның киләчәген, диннең үсешен бары тик мәгърифәтле кавем генә дәвам итә ала”, диде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, аңлашу, бердәм фикергә килү – безнең төп максатыбыз. Халык үз сүзен әйтмәсә, фикерен белгертмәсә югала, ә без – югала торганнардан түгел”, дип борчыган мәсьәләләр буенча форумда ачыктан-ачык фикер алышырга чакырды.
Иртәгә, 10 июньдә форумда катнашучылар Изге Болгар җыенында катнашачак.




