ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән, мөслимәләр өчен ”Энҗе” дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе оештыра. Бәйге күргәзмә-сату формасында үтәчәк.
Кул эшләнәмәләреннән ясалган иң уңышлы, оригиналь композицияне кыйммәтле бүләк көтә. Моннан тыш, күптөрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр биреләчәк. Сатылмый торган әйберләр арасында да аерым бәйге булачак.
Хенд-мейд күргәзмә көне дәвамында күптөрле мастер-класслар оештыру да каралган. Скрапбукинг, квиллинг, психология, макияж һәм башка темаларга мастер-классларда катнашу түләүсез булачак. Шулай ук биредә мөслимәләр өчен киемнәр коллекциясен тәкъдим итү дә каралган.
Әлеге чарада кул эшләнмәләрен тәкъдим итү, үз композицияң белән катнашу өчен түбәндәге заявканы тутырып җибәрергә кирәк:
ФИО:
Адрес:
Элемтә өчен телефон:
Кул эшләнмәләренең төре:
Композициянең исеме:
Җитәкче (булса):
Заявкалар 2011 елның 9 декабренә хәтле dummol@inbox.ru адресына яки www.altinurta.ru сайтында кабул ителә.
Сораулар өчен тел: 264-61-58




