19 ноябрь көнне Ульяновский шәһәрендә «Ислам яшьләре Рәсәй киләчәге өчен» дип аталган беренче өлкәара мөселман яшьләре форумы үтте. Форумда Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре — яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айнур Солтанов, уку-укыту бүлеге белгече Айдар Карибуллин катнашты. «ММЧлары аша җәмгыятькә үтеп кергән ялгыш стереотиплар», «Исламда мәзһәбләр», «Яшьләрдә мөселман әхлагын тәрбияләү» дигән темаларга докладлар тыңланылды. Айнур Солтанов: «Мондый форумнар үтүе бик тә мөһим. Рәсәй сәясәтенә диннең кайта баруы авыр процесс. Монда җәмгыятьнең барлык катламнары — ил, дини һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, галимнәр һәм яшьләр катнашырга тиеш. Яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү дә мөһим һәм Ульяновскийда мондый форумның үтүе илнең ислам җәмгыяте каршында торган максатларына ирешүдә зур адым булды», — дип билгеләп үтте.
Беренче өлкәара мөселман яшьләре форумы үтте
22 ноябрь 2011 ел 11:44
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте
19 июнь 2026 ел 11:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



