17 октябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагында булган, Тукай урамы, 3 йорт адресы буенча урнашкан бина ачылды. Әлеге вакф милке саналган бинага 1999 елда төзекләндерү эшләре башланып китә. Тарихи архитектура һәйкәле архивларда сакланган эскиз-сызымнар ярдәмендә торгызыла. Кызганыч, 2011 елга кадәр тотрыклы финанслау булмау сәбәпле эш авыр бара, төзелешне бары тик быел – мөфтияткә яңа җитәкчелек килгәч кенә төгәлләү мөмкин була.
Бүген бина ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз җитәкчелегендә ачылды, дога кылынды. Әлеге күп профильле вакф үзәге ачылышында шулай ук ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү фондыннан Александр Комадей һ.б. катнашты.
Исегезгә төшерәбез: әлеге ике катлы кирпеч йорт 1867 елда (Усманов мәчете белән бер үк вакытта) сәүдәгәр Җ.Б.Усманов тарафыннан төзетелгән булган һәм анда “Усмания” мәдрәсәсе урнашкан. Әлеге мәдрәсәдә татар әдәбияты классигы Г.Камал китап-белем дөньясына кергән, фикерен ныгыткан. 1910 елда биредә Г.Баруди шәкертләре дә дәресләр биргәннәр.
Тукайның тууына 125 ел тулу билгеләп үтелгән елда әлеге Тукай урамындагы бинаның яңадан торгызылып вакфка тапшырылуы күренекле бер вакыйга булды.




