2011 елның 7 октябрендә “Мәрҗани” мәчетенең актлар залында “Гасыр абыстайлары” чарасы үтте. Үткәрелгән чарада республикабызның Ислам динен саклап калуга, әхлак-әдәп каннуннарын таратуга, динебезнең үсешенә үзләреннән бәһасез өлеш керткән абыстайлар катнашты. Чараның оештыручысы – “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә абыстай Әдиятуллина.
Абыстайларны котларга ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсенең хезмәткәре Чулпан Мәхмүтова, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире Илшат Насыйбуллин, хәйрия һәм ярдәм күрсәтү белеге мөдире Гөлнара Садыйкова, Республика клиник тире-венерология диспансерының физиотерапевтика бүлеге мөдире Миләүшә Гайфуллина, Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Сейед Мөхәммәт Реза Зареи мәдәният буенча атташе Гасеми Парвизлар килгән иде.
Илшат Насыйбуллин абыстайларга, динебез, милләтебез юлында куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткереп, Республикабыз мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
"Гасыр абыстайлары"
08 октябрь 2011 ел 11:40
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды изге җомга көнендә мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итте
19 июнь 2026 ел 11:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



