2011 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү турында
“Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында”
Татарстан Республикасы Законының 1 статьясы нигезендә карар бирәм:
- Татарстан Республикасында:
ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә 2011 елның 30 августын Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн;
ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә 2011 елның 6 ноябрен Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн дип билгеләргә.
- Әлеге Указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н.Миңнеханов
Казан, Кремль
2011 ел, 1 август




