Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. 12 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Куйбышев сусаклагычындагы корбаннар рухларына дога кылыначак.
Пәйгамбәребез (сгв): “Тәкъдирдән сакланып кына качып булмый. Дога барлык булган кайгы-хәсрәтләргә дә дәва. Кайгы килсә дә, дога белән, шатлыкта да – кешене кыямәт көненә кадәр озата бара ул”, дигән.




