Бүген төнлә бөтен дөнья мөселманнары Ләйләт-әл-Исра үәл-Миграҗ кичәсен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Иерусалимга булган сәяхәтен, Аллаһ тәхетенә күтәрелүен искә ала. Бу бәйрәм Рәҗәб аеның 28-29 төнендә билгеләп үтелә.
Риваять буенча бу вакыйга 621 елның Рәҗәб аенда 26-27 төнендә булды.
Коръәндә бу хәл турында “Әл-Исра” сүрәсендә әйтелә: “ Кем Үзенең колын тыелган мәчеттән ерак мәчеткә күчергән, Шуңа макту үә сәнәләр булсын. Тирә-юньгә Без фатихабызны бирдек, аңа Безнең галәмәтләрне күрсәтер өчен. Чыннан да Ул – ишетүче һәм күрүчк” (Коръән, 17: 1).
Бу вакытта мөселманнар Коръән, намаз укыйлар, ураза тоталар, дога кылалар.




