Казанның "Тынычлык" мәчетендә танылган хәнәфи мәзһәбе галиме Әхмәд ибн Мөхәммәд Әбелхөсәен әл Кудури (428/1037) “Мохтәсар әл Кудури” китабы буенча фикъһе - мөселман хокуклары дәресләре кабат үткәрелә башлый. Һәр атнаның җомга көнендә ахшам намазыннан соң "Кудури" китабы буенча дәресләрне шәех Шиһабетдин Каландар алып бара.
Дәресләрне Россия мөселман яшьләре берлеге оештыра. Дини сабак алырга теләгән һәркем килә ала.
“Мохтәсар әл Кудури” китабы 12 мең сорау-теманы үз эченә ала. Башка классик хезмәтләр кебек үк, ул да темаларга (мәсәлән, намаз турында, ураза турында һ. б.) һәм бүлекләргә бүленгән. Әлеге китап чистарыну (тәһарәт) бүлегеннән башлана һәм мираска хокук (фәраиз) бүлеге белән тәмамлана.
Бу хезмәт нинди дә булса мәсьәлә буенча дәлилләр эзләүгә йөз тотмый һәм анда башка мәзһәб фикерләре дә китерелми, үзәк урында Әбу Хәнифә карашлары тора, аннан соң имам Әбу Йосыф һәм Мөхәммәд әш-Шәйбәни (Әбу Хәнифәнең ике укучысы) фикерләре бирелә.
( Китап турында - http://dumrt.ru/tt/node/8045)




