Россия мөселман яшьләре берлеге ТР МДНнең "Хәләл" стандартлар комитеты белән берлектә Казан җәмәгать туклану урыннарында динебез кушканча туклану ни рәвешле оештырылганны тикшерү айлыгын игълан итте.
5 сентябрьдә мөселман яшьләре беренче рейдка чыктылар. Алар оешмаларга "хәләл" товарларның сыйфат сертификатлары белән таныштылар, шулай ук хезмәткәрләр арасында хәләл белән харамның аермасына кагылышлы сораштыру уздырдылар.
Рейд вакытында кайбер кафеларда итләрнең кайдан һәм кемнән алынуы билгесез икәнлеге ачыкланган. Димәк, аның хәләл булуына һәм динебез кануннары буенча әзерләнүенә сатып алучыларда шик уянырга мөмкин.
Рейдлар алга таба дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр белән ТР МДНнең "Хәләл" стандартлар комитеты һәм Мөселман яшьләре берлеге үзләренең мәгълүмат чыганаклары аша хәбәр итәчәкләр.




