3 сентябрьдә Чирмешән районы имамнары, мөгаллимәләре Карачишмә авылының Мөхәррәм мәчетендә җирлек имамнары җыелышын үткәрделәр. Җыелышта сүз авылларда дини эшчәнлек алып бару, дини башлангыч белем бирү, Коръән уку, азан әйтү конкурсы үткәрү һәм башкалар хакында барды.
Җыелышны имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь Миншин алып барды һәм ул алдагы айларга мөхтәсибәт ниятләгән эшләр белән таныштырды. Чара Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, дин юлында кылынган гамәлләрнең уңай баруын сорап дога әйтү белән тәмамланды.




