Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Сириядән килгән делегация Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән очрашты.
Чит ил делегациясе Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Бутый җитәкчелегендә килде.
Очрашу вакытында сүз үзара хезмәттәшлек итү турында барды. Мөхтәрәм кунаклар республикада алып барылган динара һәм милләтара эшләр, мөселманнар өммәтенең дәүләт структурасы белән хезмәттәшлеге белән таныштылар.
Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар хөрмәтен белдереп, Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровка традицион гарәп чапанын бүләк итте.






