1 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләрен берләштерү, яшь буын вәкилләре белән бергәләп алып барыла торган эшләрнең сыйфатын күтәрү һәм нәтиҗәсен арттыру максатыннан республика мөхтәсибәтләрендә эшләүче актив яшьләрне утырышка җыйды.
Җыелышны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Очрашуда Россия мөселман яшьләр берлеге вәкилләре, 38 районнан мөхтәсибләрнең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары катнашты. 4 сәгатькә сузылган очрашуда һәр мөхтәсибәткән дин әһеленә сүз бирелде. Яшь имамнар мөхтәсибәтләрдә эш алымнары, үткәрелгән чаралар турында сөйләп фикер алыштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Алга таба яшьләр белән эшчәнлекне камилләштерү максатыннан түбәндәге бурычлар билгеләнде: эшчәнлекне төрле тармакларга бүлеп алып бару, районнарда очрашулар үткәрү, уртак проектларны тормышка ашыру, дини мәгълүмат тарату эшчәнлеген активлаштыру һәм башкалар.
Әлеге очрашу барлык яшьләрнең дә күңелләренә хуш килде, алар үз фикерләрен очрашудан соң да язма рәвештә, электрон хатлар рәвешендә тәкъдим итүләрен дәвам итте. Очрашуда Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән, Кукмара, Балтач районы яшьләре активлык күрсәтте. Алар башкаларга үрнәк булырлык эшләре хакында чыгышлар ясадылар.
Очрашуга килми калган мөхтәсибәтләр дә бар: Теләче, Нурлат, Актаныш, Кама Тамагы, Казан.
Яшьләр алга таба шушындый эшлекле очрашулар уздырырга килештеләр. Нәзарәт кайбер очрашуларны мөхтәсибәтләрнең үзләрендә үткәрүне күз алдында тота.




