30 гыйнварда Болгар шәһәрендә XII Кулатка укулары кысаларында “Рухи тергезү юлында” исемле фәнни-гамәли конференция булды.
Чарада галимнәр, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан һәм Ульян өлкәсе имамнары катнашты. ТР МДН делегациясенә баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин керде.
Конференциядә 2014 елгы Кулатка укуларына нәтиҗә ясалды, ислам тарихы һәм татарларда мәгариф системасы урнашу темаларына кагылышлы кызыклы чыгышлар булды. Шулай ук 2015 елгы укуларның темалары билгеләнде.
Әлеге чара кысаларында Нияз хәзрәт Сабиров Болгар тарихи-археологик музей-тыюлык җитәкчесе Фәргәть Вагиз улына экскурсоводларга ислам мәдәнияты һәм гарәп теле буенча курслар оештырганы өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәхретдинов 15 декабрьдән 30 гыйнварга кадәр Ульян өлкәсе Кулаткина районы имамнары өчен квалификация күтәрү курслары уздырды. Конференциядә имамнарга курсларны тәмамлау турында таныклык бирелде.








