KFC фаст-фуд компаниясе хәләл фаст-фуд җитештерү белән кызыксына. Әлеге компаниянең төбәк директоры Андрей Распопов җитәкчелегендәге делегация 2 февральдә ТР МДНнең “Хәләл” комитетында булды. Очрашу вакытында комитет җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов кунакларны Россиядә һәм Татарстандагы хәләл индустриясе үсеше белән таныштырды. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хәләл җитештерү юнәлешенә ихтыяҗ барлыгына игътибар юнәлтте. Шулай ук очрашуда KFCның хәләл рестораннарын Татарстанда ачу мөһимлеге ассызыкланды.
Хәләл фаст-фуд җитештерергә уйлыйлар
03 февраль 2016 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Камил хәзрәт Донецк Халык Республикасы Мөфтие Рәшид хәзрәт Брагин белән очрашты
30 март 2026 ел 12:58
БИАда академия ректоры Татарстан Мөфтие һәм Ислам мәгарифе шурасы директоры белән эшлекле очрашу үткәрде
27 март 2026 ел 17:56
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



