Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Габделрәхман Сөләйман Аләхмәд Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бүләк итеп «1926-2021 елларда дуслык һәм хезмәттәшлек тарихы» истәлекле фотоальбомын җибәрде. Истәлекле басма Россия белән Согуд Гарәбстаны Корольлеге арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 95 еллыгы уңаеннан дөнья күрде һәм илчелек ярдәме белән әзерләнде. Анда ике ил хезмәттәшлеге тарихында төп вакыйгаларны, шул исәптән дәүләт башлыкларының очрашуларын чагылдырган архив фотолары урын алган. Шунысы игътибарга лаек, илчелектән әлеге бүләк “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең киләсе атнада Җиддә шәһәрендә узачак күчмә утырышы алдыннан ясалган. Әлеге күчмә утырышта Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак.
Согуд Гарәбстаны илчесе Татарстан мөфтиенә Согудия-Россия дипломатик мөнәсәбәтләренең ныклыгын тасвирлаучы истәлекле фотоальбом бүләк итте
19 ноябрь 2021 ел 11:38
Соңгы яңалыклар
Нәзарәттә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче бүләкләнде
26 март 2026 ел 12:12
Казанда тәүге тапкыр азан буенча уникаль курс узачак һәм иҗазәтләр биреләчәк: аның чылбыры тарихта беренче мөәззин Биләл аша Пәйгамбәргәﷺ барып тоташа
26 март 2026 ел 09:31
Нәзарәттә шимбә көннәрендә намаз уку буенча “Ислам. Беренче адымнар” бушлай курслары уза
25 март 2026 ел 09:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



