Кичә, сафәр аеның 10-нчы көнендә (27-нче сентябрьдә), Болгар шәһәренең Үзәк мәчетендә өмә оештырылды. Әлеге чарада мәхәллә активистлары, район яшьләре, Болгар ислам академиясендә укучылар катнашты. Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров өмәдә катнашучыларга күптәнге хыялын җиткерде: ул мәчет янын чистартып, җиләк-җимеш агачлары утыртырга тәкъдим итте. Җыелган халык туфракка ашламалар кертеп, җирне йомшартты һәм төрле сортлы 25 төп алмагач һәм груша утыртты. Әлеге көн өмәдә катнашучылар өчен бәйрәм төсен алды: ачык һавада ит ризыклары һәм чәй әзерләнде. Спас районы мөхтәсибәте өмәгә килүчеләргә һәм табигатьне яшелләндерүдә, игелекле эштә катнашучыларга рәхмәтен җиткерә.
Спас мөхтәсибәте Үзәк мәчет янына 25 төп агач утыртты
28 сентябрь 2020 ел 17:41
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөселманнарыннан дагыстанлыларга чираттагы гуманитар ярдәм җыелды – 4 тонна су һәм 1,5 млн сум акча
10 апрель 2026 ел 11:39
Мөфти Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры белән очрашты
09 апрель 2026 ел 20:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





















