Бу көннәрдә Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов – Җибути дәүләтендә (Африка). Бу ил башкаласына ул Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әмере белән РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советының дин тотучыларны дискриминация һәм ксенофобиядән хокукларны яклау буенча милләтара төркем составында китте. Салих хәзрәт Ибраһимов РФ сенаторы, Африка илләре белән икътисадый хезмәттәшлек буенча координация комитеты рәисе И.Н.Морозов җитәкчелегендә конференцияләрдә һәм очрашуларда катнаша. Салих хәзрәт Ибраһимов үз чыгышында Россия мөселманнары исеменнән чыгыш ясады, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләү сүзләрен җиткерде, Нәзарәт эшчәнлеге һәм Татарстанда конфессияара хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде.
Мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе – Африкада
28 февраль 2022 ел 10:44
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөселманнарыннан дагыстанлыларга чираттагы гуманитар ярдәм җыелды – 4 тонна су һәм 1,5 млн сум акча
10 апрель 2026 ел 11:39
Мөфти Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры белән очрашты
09 апрель 2026 ел 20:14
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





