Бүген, 19 февральдә, Рамазан аеның 1 нче көнендә Татарстанда күпьеллык гадәт буенча "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта.
Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтәчәк, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкәт җыеп таратачак.
Быел акция барышында шушы башлангычлар тормышка ашырылачак:
1) Авыру балаларга ярдәм итү.
Узган елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында 49 балага 3 млн 604 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. 2026 елда Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән шулай ук авыру балаларга булышырга ниятли.
2026 ел Рамазаны геройлары:
1)Канәфиевлар Мәрхәбә һәм Тәминдар – 4 яшь, Атауллова Аделина – 19 яшь. Бу гаиләдә дүрт бала, шуларның өчесе – авыру. Игезәкләр Мәрхәбә һәм Таминдар икесе дә вакытыннан алда дөньяга килгән. Бер яшь булганда, аларга спастик тетрапарез диагнозы куелган. Даими рәвештә тернәкләнү курслары узу сәбәпле, малайның мускул тонусы кимегән, аңа дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнергә тәкъдим ителгән, төп диагнозы алынган. Мәрхәбәнең дә хәле яхшырган. Шуңа күрә аларга тернәкләндерү курсларын дәвам итү сорала. Олы кызлары Аделинада исә – яман шеш. Аңа ике тапкыр операция ясалган, Мәскәүдә радиоактив йод белән дәваланган. Кызның умыртка баганасында тайпылышлар бар, күзе дә начар күрә. Гаилә башлыгы, кечкенә балаларына диагноз куелганнан соң, гаиләсен ташлап киткән. «Зәкят» хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, 180 000 сум акча җыю турында игълан итә.
2)Сәгаүтдинов Ранель, 12 яшь. Ранельгә 12 яшь, диагнозы – аутизм. Малай өчен төп кыенлык әйләнә-тирәдәгеләр белән аралаша алмауга кайтып кала. 5 яшькә кадәр Ранель бөтенләй диярлек сөйләшмәгән. Вакыт узу белән, ул аерым сүзләр әйтә башлаган, хәзер исә гади җөмләләр төзергә тырыша. Шуңа да карамастан, алар логопед‑дефектолог белән шөгыльләнүне дәвам итәләр. Рәтләп сөйләшә алмагач, Ранельгә бу дәресләрне туктатырга ярамый. Моннан тыш, малайга дәвалау физкультурасы буенча дәресләр дә кирәк, чөнки алар мускул корсетын тотып торырга, умыртка сөяген дәваларга ярдәм итә. «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум күләмендә акча җыю турында игълан итә.
3) Хәйретдинова Азалия, 14 яшь. Ул 28 атналык булып туган: күрми дә, утыра да, йөри дә алмый. Азалия, сөйләшмәсә дә, үзенә төбәп әйтелгән сүзне яхшы аңлый. Кыз саф һавада йөрергә, балалар һәм өлкәннәр белән аралашырга ярата. Уңай хис-кичерешләр аның кәефен күтәреп җибәрә һәм ул үзенә массаж ясаганны ярата. Азалия, сәламәтлеген ныгыту өчен, даими рәвештә үзенә кирәкле күнекмәләрне үзләштерә һәм социаль адаптация буенча махсуслаштырылган чараларда катнаша. «Зәкят» хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
4) Яруллин Нияз, 10 яшь. Ун яшьлек Нияз – көтеп алынган бала. Ул вакытыннан алда – йөклелекнең 31 нче атнасында туган. Баштарак аңа бер дә җиңел булмаган: бер атнадан артык үзе сулый алмаганлыктан, үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар. Ниязга вакытыннан алда туганнарның ретинопатиясе (күзнең челтәр катлавына операция ясалган), балалар церебраль параличы диагнозы куелган. Даими рәвештә тернәкләндерү курсларына йөрү һәм дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә, сәламәтлеге яхшырып киткән. Әмма дәресләрне, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк. Ә бу бик зур тырышлык һәм шактый финанс чыгымнары таләп итә. Хәзер Нияз махсус җайланмалар (ходуноклар) ярдәмендә бераз йөри ала. Аның хыялы – үз аякларында йөрергә өйрәнү һәм бәйсез булу. Малай күпбалалы гаиләдә үсә. Аның ата-анасына ярдәм бик кирәк. «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
Теге яки бу авыру балага ярдәм итәр өчен, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә дигән сылтама аша кереп, куар-код буенча түләргә мөмкин. Бу балаларга куар кодлар 1 нче Рамазанда (2026 елның 19 февралендә эшли башлый). Телефон: 89872253322; 225-33-22.
Ярдәмне исәп-хисап счеты аша да күрсәтергә мөмкин:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Фактик адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 225-33-22
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акчаны күчергәндә “балаларга” дип күрсәтергә.
- Авыру һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм итү.
Узган елда 51 авыру һәм мохтаҗга 5 млн 234 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Быел да Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтергә ниятли.
2026 ел Рамазаны геройлары:
1) Мөхәммәтҗанова Регина, 1989 елда туган. Регинага 37 яшь, ире вафат булу сәбәпле, өч баласын берүзе үстерә. Аның сәламәтлеге начар: ревматоидлы артрит, умырткалар арасындагы бүсер һәм протрузия диагнозы куелган, шуңа күрә ул эшли алмый. Даими яшәү урыны булмау да хәлне катлауландыра. Балаларының да сәламәтлеге бик үк яхшы түгел. Шул сәбәпле, аларга аерым игътибар кирәк. Янында ярдәм итәрлек якыннары да юк. «Зәкят» хәйрия фонды, бу гаиләгә ярдәм йөзеннән, 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
2) Шәфигуллина Зөлфия, 1971 елда туган. Зөлфиягә – 55 яшь, тол хатын. Моннан утыз ел чамасы элек ире вафат булганнан соң, аңа тормышны яңадан башларга туры килә: ике кечкенә баласын карарга һәм фатир мәсьәләсен хәл итәргә кирәк була. Бу хәлләр, һичшиксез, аның сәламәтлеген какшата. Берничә ел элек Зөлфиянең үпкәләрендә авыру табылып, бер як үпкәсе кисеп алына. Инвалидлык бирелгәннән бирле, ул эшкә яраксыз хәлдә. Үзен яхшы хис итү өчен, аңа даими рәвештә табибларга йөрергә һәм дарулар сатып алырга кирәк. Рәтләп сулый алмау сәбәпле, аңа кислород белән тәэмин итүче махсус җайланма бик кирәк. «Зәкят» хәйрия фонды бу максаттан 60 000 сум акча җыю турында игълан итә.
Теге яки бу авыру өлкән кешегә ярдәм итәр өчен, «Зәкят» хәйрия фонды 60 000 сум акча җыю турында игълан итә дигән сылтама аша кереп, куар-код буенча түләргә мөмкин. Бу кешеләргә куар-кодлар 1 нче Рамазанда (2026 елның 19 февралендә эшли башлый). Телефон: 89872253322; 225-33-22.
Шулай ук исәп-хисап счеты буенча ярдәм күрсәтергә мөмкин:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Фактик адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89.
Телефон: 89872253322; 225-33-22
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акчаны күчергәндә “өлкәннәргә” дип күрсәтергә.
3) Мохтаҗлар файдасына зәкят, фитр сәдакасын һәм фидия җыю.
Рамазан ае башлангач, мөселманнар – фитр сәдакасын һәм фидияне, традицион рәвештә зәкятне түли. Моңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Коръән нигезендә халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят җыя.
Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Ураза гаете намазына кадәр өләшергә мөмкин. Узган елда “Зәкят” хәйрия фонды 1 900 000 сум фитр сәдакасы һәм 816 000 сум күләмендә фидия җыйды һәм мохтаҗларга таратты.
Фидия, фитр, сәдака һәм зәкятне уңайлы итеп ничек түләргә?
- Фитр: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)
Фитр сәдакасын 19 февральдән 20 мартка кадәр 200 яки 1200 сум күләмендә күчерергә мөмкин.
- Фидия: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)
Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде. Фидия сәдакасын 19 февральдән 20 мартка кадәр күчерергә мөмкин.
- Зәкят: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)
- Сәдака: QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)
- Турыдан-туры сайт аша: zakyatrt.com:
* фитр https://zakyatrt.com/donations/projects/106
* фидия https://zakyatrt.com/donations/projects/84
* зәкят https://zakyatrt.com/donations/projects/76
* сәдака https://zakyatrt.com/donations/projects/73
- Яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, эзләгечтә Благотворительный фонд «Закят» табып, төймәгә басарга һәм зәкят, сәдака һәм фитрны комиссиясез түләргә мөмкин.
Яки исәп-хисап счетлары аша:
1. Фитрны исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон 89872253322, 225-33-22.
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акча күчерүнең максатында «фитр» дип күрсәтергә.
2. Фидияне исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон 89872253322, 225-33-22.
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акча күчерүнең максатында «фидия» дип күрсәтергә.
3. Зәкятне исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810362190000765
БИК 049205603
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон 89872253322; 225-33-22
Сайт: www.zakyatrt.com
4. Сәдаканы исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
К/с 30101810600000000603
Р/с 40703810362190000764
БИК 049205603
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322, 225-33-22
4) Аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү.
Узган елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, 600 дән артык мохтаҗ гаиләне 5,6 тонна азык-төлек белән тәэмин итте. Быел да мохтаҗларга ризык җыелмаларын өләшү көтелә.
Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:
1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша: https://zakyatrt.com/donations/projects/105
2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша
3. Исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 225-33-22
Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.
5) 14 нче Республикакүләм ифтар
13 мартта 14 нче Республикакүләм ифтар узачак. Республикакүләм ифтар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы тарафыннан оештырыла. 14 нче Республикакүләм ифтарда 10 мең кеше катнашачак.
6) Мохтаҗлар өчен хәйрия ифтарлары
Ярдәмне өч юл белән күрсәтергә мөмкин:
1. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша: https://zakyatrt.com/donations/projects/70 (банк комиссиясе 0,4%)
2. QR-код буенча Тиз түләүләр системасы (СБП) аша: (банк комиссиясе 0,4%)
3. Исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 225-33-22
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акчаны күчергәндә «ифтар» дип күрсәтергә.
7) Казан һәм Татарстан мәчетләрендә ифтарлар
Казанда ифтарларны 49 мәчеттә уздыру көтелә. Аларның исемлеге белән Нәзарәт сайтында танышып була. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итеп була. Ай дәвамында әлеге исемлек тулыланырга мөмкин. Әлеге мәчетләргә ифтарларга килергә теләүчеләрнең алдан язылуы сорала.
8) Татарстанда барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар уздырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен шартлар тудырылачак, Гает намазлары үткәреләчәк.
9) Рамазан уңаеннан 30 нчы автобус маршрутында бушлай рейс. 2023-2025 елларда Татарстан башкаласында Рамазан ае хөрмәтенә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейслар оештырылды. 2023 елда хәйрия акциясе – 800 ләп, 2024 елда – 1000 ләп, 2025 елда 1200 кешене җәлеп итте. Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына юнәлтте һәм игелекле гамәлләргә этәрде. Быел Рамазанда шулай ук хәйрия рейсын оештыру көтелә.


























