Мөфти Камил хәзрәт Казанда Иран Баш консуллыгының матәм чарасында катнашты

04 март 2026 ел 15:26
Мөфти Камил хәзрәт Казанда Иран Баш консуллыгының матәм чарасында катнашты

Бүген, Рамазан аеның 14нче көнендә (4нче мартта), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран Ислам Республикасының Казандагы Баш консуллыгында булды. Ул бирегә АКШ һәм Израильнең Иранга ракета һөҗүмнәре нәтиҗәсендә илнең Югары җитәкчесе аятолла Али Хаменеиның, аның гаилә әгъзаларының, шулай ук балаларның һәм җирле халыкның фаҗигале үлеме сәбәпле тирән кайгыны уртаклашу өчен килде. Матәм чарасында җитәкчеләр, казанлылар, башкала кунаклары катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт, җыелышта чыгыш ясап, Иран Ислам Республикасының Казандагы Баш консулы Давуд Мирзаханига һәм аның исемендә бөтен Иран халкына кайгы бүлешү сүзләрен җиткерде. Үзенең чыгышында ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте: “Сезнең илгә АКШ белән Израиль тарафыннан кылынган золымны берни белән дә аклап булмый. Бу – кешене күрә алмаучанлык дигән сүз, ул алдан ниятләп эшләнмәгән. Иран халкы рухи юлбашчысын югалтты. Ләкин аятолла Хаменеи бөтен дөньяга нинди бөек үлемсез үрнәк күрсәтте! Чын җитәкче буларак, ул ахырга кадәр явызлык һәм гаделсезлек басымы белән көрәште. Ул үз халкын һәм дәүләтен яклап җан бирде”. Мөфти үз чыгышын дога кылып тәмамлады:

– Я Раббым, Җир йөзендә тынычлык һәм гаделлек урнаштыр, җәберләнүчеләрне якла һәм залимнәргә Үзеңнең җәзаңны бир.

Иран халкына теләктәшлек белдерү йөзеннән матәм чарасында катнашучылар үз сүзләрен Кайгы уртаклашу китабына язып калдырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы