Бүген Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе Мөфтие, Иваново өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Фәрит хәзрәт Казанга Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән Татар дин әһелләре форумы чараларында катнашу өчен килгән. Очрашу барышында мөфтиләр үзләре җитәкләгән дини оешмаларның соңгы казанышлары, ислам мәгарифе, “Изге Болгар җыены” чарасы нәтиҗәләре, шулай ук Казан кулъязма Коръәне хакында фикер алышты. Камил хәзрәт кунакка Иваново мөселман җәмгыяте өчен Казан кулъязма Коръәнен тапшырды.
Камил хәзрәт Иваново өлкәсе Мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты
18 май 2026 ел 15:54
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт коллективы һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре Казанның Яңа татар зиратында өмә ясады
29 апрель 2026 ел 16:03
Мөфти Камил хәзрәт Хәләл мәҗлесләр алып баручылар лигасы резидентлары белән очрашты
28 апрель 2026 ел 17:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


